Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% ны тәшкил итә

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартның 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 15 340 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 160 кешегә азрак.

Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,75%ны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 26 895 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 3 208 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,57 кешене тәшкил иткән.

Шулай ук, хисап атнасы мәгълүматларына килгәндә 782 эшсез граждан булган, шуларның 704се – моңа кадәр хезмәт куйган. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 75 кеше саналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International