“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сочида Олимпия уеннары. Олимпиадада потриатизм” дигән тема астында әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты булып олимпия уеннарына мәхәббәт уяту торды.
Әңгәмә Сочидагы Олимпия уеннары һәм Олимпия уеннарының тарихы белән таныштырудан башланып китте. Шулай ук, Олимпия уеннарының символлары, талисманнары һәм кайбер спортсменнар турында сөйләнде.
Әңгәмә ахырында балалар һәр кеше дә спортта уңышларга ирешә, узенә максат куеп, төрле ярышларда катнаша ала дигән нәтиҗәгә килде.