"Мәрхәмәт" үзәгендә спорт юнәлешендәге чара узды

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Минем кечкенә олимпиада" дип исемләнгән спорт чарасы узды.

Чарада Күзәтчелек Советы рәисе Илфат Мөбарәкшин да катнашты.

Тәрбияләнүчеләр өчен спорт конкурслары һәм эстафеталар оештырылды. Белгечләр сүзләренчә балалар һәм әти-әниләр оештырылган чарадан канәгать калды һәм призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International