"Тылсым" үзәгендә "Сәламәтлек дәресе" узды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында Кукмара район үзәк хастаханәсенең терапевт табибы Гулюза Сабирова чыгыш ясады.

Әлеге чара барышында табиб йөрәк авыруы һәм профилактикалау чаралары турында сөйләде.

"Тернәкләнүчеләр лекцияне зур кызыксыну белән тыңлады, күп сораулар бирде, нәтиҗәләр ясады”, – дип билгеләп үтте социаль белгеч Илгизә Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International