«Шатлык» приюты тәрбиячесе Апакимова Р.Х. тәрбияләнүчеләр белән «Җирне яклау көне» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Дәреснең төп максаты булып балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, җирдәге барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Балалар дәрес барышында бик игътибарлы булды, үзләренә бирелгән жавапларга, табышмакларга җавап бирде, алдагы дәресләрдә өйрәнеп үткән шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйли белде.