Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Изге сәфәр" дип исемләнгән проекты старт алды. Шушы көннәрдә алабугалылар Җәлил һәм Азнакай интернат-йорты карамагындагылар янына барды.
Социаль белгеч Александр Окунев сүзләренчә, мондый очрашулар өлкәннәргә иске дусларын яисә яңа гаилә табарга, иҗади активлык үстерергә ярдәм итә.
Интернат-йорт хезмәткәрләре исә хезмәттәшләренең эшчәнлеге, уңышлары белән таныша.