Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә район балалар китапханәсе белән берлектә тернәкләнү узучы балалар өчен чара оештырылды.
Китапханәче презентация-викторина әзерләде, балалар исә сорауларга җавап бирде. Чара видеоклип күрсәтү белән тәмамланды.