Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Без барыбыз да бертөрле” дигән исем астында бәйрәм узды.
Әлеге чара даун синдромлы кешеләр көненә багышланган иде. Биредә балалар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, соңыннан чәй эчү белән сыйландылар.
Бәйрәмгә даун синдромлы балалардан башка мөмкинлекләре чикле балалар да килгән иде.