"Мин сине аңлыйм," шушындый девиз белән Бөгелмә “Яңарыш” балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәти булмаган бәйрәм узды.
Чара барышында җырлар башкарылды, уеннар үткәрелде.
"Иркен шартларда ата-аналар һәм балалар “Нәрсә ул бәхет?” сорауына җавап тапты, "Болай гына" мультфильмының сюжет буенча фикер алышты", – дип сөйләде педагог-психолог Татьяна Ишметьева.