Чирмешән “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы балалар белән ком терапиясе уздырды.
Мөмкинлекләре чикле балаларга ком белән уйнау иң кулай чараларның берсе булып тора. Бала ком, уенчык фигулалар белән уйнап, куркулардан арына. Тормышта булган авырлыклардан чыгу юлын табарга өйрәнә.