"Веста" үзәге белгечләре профилактик характердагы чара үткәрде

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Язгы каникул вакытында юл травматизмы һәм янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Синең куркынычсызлык" дип исемләнгән чара үткәрде.

Үзәк карамагындагы гаиләләр алдында Түбән Кама районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы Айрат Илалов һәм пропаганда бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова чыгыш ясадылар.

Дәрестә укучыларга һәм аларның әти-әниләренә урам һәм юлларда төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр. Балигъ булмаганнар чираттагы тапкыр җәяүлеләр юлыннан чыгу кагыйдәләрен кабатлы.

Чара ахырында балалрга фильм күрсәттеләр, китапчыклар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International