Бүген, 20 март көнне, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында “Кул эше остасы” остаханәсендә балалар алъяпкыч һәм колпак текте.
Приют белгечләре сүзләренчә, ясалган комплектлар кулинария дәресләрендә кулланылачак. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.