Казанның ике предприятиясе хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Казан шәһәренең 2 предприятиясе 284,3 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Болар арасында үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган “Авангард” ҖЧҖ 122,3 мең сум, “Континент-Сервис” ҖЧҖ 162 мең сум бурычын түләгән.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International