Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашты.
Әлеге очрашу барышында тормышчанлык мәсьәләләре каралды.
"Үзәк карамагындагыларның рухи тормышның нигезләре белән танышу аларның мораль рухын ныгыта, тарих һәм мәдәният белемен артттыра”, - дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Гүзәл Шакирҗанова.