Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы матурлык" дип исемләнгән чара узды.
Чараның максаты булып кызларда эстетик зәвык, әхлакый-эстетик үз-үзеңне тотуны тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрне үстерү торды.
Бәйрәмгә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 10 кыз-бала чакырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре конкурслар, уеннар һәм биремнәр әзерләде.
Чара ахырында катнашучыларга татлы призлар һәм грамоталар тапшырылды.