“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Галия Зайцева тәрбияләнүчеләр белән бергә кибеткә барды.
Тәрбияче балаларга билгеле бер сумма бирде һәм аларны дөрес итеп кулланырга кушты.
"Балалар кибеттә бик озак сайланды, кирәкле әйберләрен алды. Менә шулай безнең кечкенә “Экономика” дәресе узды”, – диде тәрбияче.