Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен “Язгы ярминкә” узды

2017 елның 17 марты, җомга

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Язгы ярминкә” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде.   

Балалар һәм   үзәк белгечләре  рус фольклор халык  милли традицияләре белән бәйләнгән тамаша күрсәтте. 

Ярминкә рус халкының гореф-гадәтләрен чагылдыру максаты белән оештырылды.   Рус халкында ярминкәләр күптән барлыкка килгән  һәм сакланып барган. Халык аны уен- көлке, төрле халык биюләре, җырлар, күңелле такмаклар белән бизәгән. 

Бәйрәмдә балалар  шул чор киемнәре белән  күңелле җырлы такмаклар, түгәрәк җырлы-биюләр белән чыгыш ясады. Зал чын ярминкәдәгечә самавырлы-коймаклы бай өстәл, зур шәл-яулык, кул эшләре белән бизәлде.

Музыка белгече Галиева Ләйсән әйтүе буенча, мондый чаралар халык традицияләренә мәхәббәт уята, балалар коллективын берләштерә, изгелекле мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә, тарихи байлыкларны буыннан–буынга җиткерү мөмкинлеге тудыра, халыклар дуслыгын беркетә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International