27 февральдән 7 мартка кадәр Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре “Өйдә социаль хезмәт күрсәтү” квалификация күтәрү курслары узды.
Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Наталья Масленникова хезмәттәшләренә медицина ярдәме күрсәтү буенча алынган белемнәре турында сөйләде. Биредә белгеч йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрү техникасы, кан туктату алымнары, төрле бәйләвечләр салу турында аңлатып узды.