Лаеш районында профилактик юнәлешле чара үткәрелде

2017 елның 17 марты, җомга

Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, 1 нче гимназия һәм Лаеш районы буенча юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе бүлеге белән берлектә "Буыннан буынга. Юл куркынычсызлыгы мәктәбе" дип исемләнгән чара үткәрде.

Әлеге чара өлкән гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлгән иде.

Чарада катнашучылар арасында 3а сыйныф укучылары һәм "Өлкән яшьтәге" волонтерлар булды. Биредә катнашучыларга юл хәрәкәте, җәяүлеләрнең юлда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында җавап бирергә туры килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International