Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә инвалид, инвалид баланы социаль тернәкләндерү буенча чараларны гамәлгә ашыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләргә йомгак ясау турында фикер алыштылар.
Киләсе видеоконференция 2017 елның 27 нче март көненә планлаштырыла.