"Асылташ" приютында беренче медицина ярдәме турында аңлаттылар

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Нурия Габидуллина беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәрес үткәрде.

Шәфкать туташы балаларны имгәнү, яралану, җәрәхәт, пешү вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү ысулы белән таныштырды. Балалар плакатлар һәм брошюраларны карады, зур кызыксыну белән белгечне тыңлады, әңгәмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International