“Бергә булдырачакбыз” проекты кысаларында Әгерҗе "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр агач эшкәртү предприятиесендә булдылар.
Чара барышында балалар агачның ничек эшкәртелүен күзәтте. Балалар игътибарына рамалар ясаучының эше тәкъдим ителде. Ул приют карамагындагыларга агачны (бүрәнә) пычкы белән кисүне күрсәтте.
Моннан тыш, яшь экскурсантларга рам ясаучының сыйфатлары турында да сөйләделәр.
"Ласка" приюты инструкторы Александр Егоров сүзләренчә, экскурсия ахырында балалар рам ясаучының һөнәри бик җитди һәм җаваплы эш икәненә инанды.