Кичә Минзәлә "Тургай" социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют директорлары һәм белгечләренең зональ семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методология бүлек башлыгы урынбасары Людмила Чернова, социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова, социаль тернәкләндерү бүлекләренең директор урынбасарлары, директорлар, мөдирләре, Яр Чаллы, Түбән Кама, Питрәч һәм Саба районнарыннан тәрбияче, социаль педагог, педагог-психолог, социаль эш белгечләре катнашты.
Очрашу барышында Татьяна Мясников учреждение буенча экскурсия үткәрде, Людмила Чернова исә “2025 елга Россия Федерациясенең тәрбия стратегиясе”нең төп юнәлешләре белән таныштырды, эшлекле уен үткәрде.