Кукмара “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Таң” программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.
Очрашуның темасы “Могҗиза көткәндә...” дип исемләгән. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта киләчәктә аңлы рәвештә әни булулары турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшелде.