Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен чара оештырылды.
Чараның максаты булып балаларда экологик мәдәният, табигатькә сак караш тәрбияләү торды.
Дәрес барышында видеоролик, презентация күрсәтелде, уеннар үткәрелде, аннан соң әйләнә-тирә мохитне саклау турында әңгәмә корылды.