Бүген Балык Бистәсе районында "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты попечительләр советының “Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш узачак.
Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе ярдәме белән 2016 елның ноябрь аенда старт алды.
“Бергә булдырачакбыз” проекты балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә барлык приютларда проектын гамәлгә ашыру кысаларында учреждениене яңарту буенча планнар эшләнгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге проект кысаларында киләсе күчмә чаралар Әгерҗе һәм Минзәлә районнарында планлаштырылган.