“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагында торучы Нәбиева Галия Нәби кызына Балтач урта мәктәбе волонтерлары очрашуга барды.
Балалар ханымга үз куллары белән ясаган открытка һәм күчтәнәчләрен тапшырды, өй тирәләрен җыештырды. Әлеге акция алга таба да дәвам итәчәк.