Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада 4 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Шулар арасында "СК СоюзСтройСервис" ҖЧҖ, "ЮВС-Волга" ҖЧҖ, ШЭ Федулов, 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе булды.
Эш бирүчеләр электросварщик, автомобильләр краны машинисты, бетончы, автомобиле йөртүчесе, делопроизводитель, мерчендайзер, клиентлар белән эшләү буенча менеджер, кладовщик, технология укытучысы, каравылчы, урам себерүче һәм башка эш урыннары тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсенә 69 кеше килде, шуларның 15енә алды алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.