Чираттагы ведомствоара рейд вәкилләре Кайбыч районының Большеподберезинск авыл җирлегендә булып кайтты.
Әлеге рейдлар барышында ата-аналарга балаларны тәрбияләү, укыту һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын яклау буенча хокуклар һәм бурычлар турында хәбәр иттеләр. Моннан тыш, социаль-педагогик, социаль-психологик проблемаларны хәл итү буенча консультатив характердагы ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук, ата-аналарга балаларның вакытын үткәрүне контрольгә алырга тәкъдим ителде.