Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә гарденотерапия ысулы куллана.
Практика күрсәткәнчә, тернәкләнүчеләр зур теләк белән үсемлекләр үстерә һәм алар артыннан карыйлар.
Бу төр эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия. Белгечләр сүзләренчә, өлкән кешеләр һәм инвалидлар рәхәтләнеп кирәкле һәм файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнә. Шулай итеп, шушы көннәрдә "Наз" үзәге карамагындагылар гарденотерапия дәресендә суган утыртты.