Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткәрелгән вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Чарада 13 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре чакырылды, алар арасында "ТАТПРОМТЭК" ҖЧҖ, "ПКФ "Жилкомсервис" ҖЧҖ, "Гарант-Сервис №1" ҖЧҖ, "Камстройсервис" ҖЧҖ, "ЖЭУ-19" ҖЧҖ, "Вилюй" ҖЧҖ һәм башкалар да катнашты.
Эш эзләүчеләргә икътисадчы, баш инженер, контролер, монтажчы, санитар-техник, урам себерүче, сантехник җихазлары төзекләндерү буенча мастер һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 129 кеше булды, шуларның 6сына алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.