Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Чараның максаты булып чыгарылыш мәктәп укучыларын урта һәм югары белем бирү дәрәҗәсендәге профессиональ уку учрежденияләре белән таныштыру торды.
Ярминкәдә 9 уку йорты катнашты. Уку йортына кабул итү шартлары турында Бөгелмә, Баулы, Октябрьск һәм Туймазы университеты һәм колледж вәкилләре сөйләде.