"Өмет Яры" үзәгендә балигъ булмаганнарга хокукый тәрбия бирү дәресе узды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече балигъ булмаганнарның эше буенча өлкән инспекторы белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган 12 бала белән уен формасында чара оештырды.

Чараның максаты булып балаларга хокук бозуларны профилактикалау һәм аларның хокуклары турында мәгълүмат җиткерү торды. Дәрес барышында укучылар уеннарда катнашты, сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International