Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Чәчәкләр калейдоскобы" проектының беренче этабын гамәлгә ашыруга керештеләр.
Шушы көннәрдә педагог-психолог Наталья Маснавиева һәм социаль эш буенча белгеч Наталья Дьячкова төркемле чара уздырды. Биредә патронатта торучы гаиләләрдән 12 бала катнашты.
Чара ахырында катнашучылар педагог-психолог белән берлектә киләсе очрашуларның планын төзеде.