Шушы көннәрдә Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү " комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбендә "Куркынычсыз интернет” дип исемләнгән җыелыш үткәрде.
Чарада 219 ата-ана һәм 22 педагог катаншты.
Чара кысаларында түбәндәге темалар каралды: “Ничек гаиләдә ятышлы мөнәсәбәт тәрбияләргә”, “Ата-аналарның ярдәм формасы” һәм башкалар.
Очрашу барышында белгечләр балаларның компьютер артында утыру вакытын контрольдә тотарга, һәрвакыт киңәшләшергә өйрәтүне күздә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.