Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогы Наилә Турова тернәкләнү курсы узучы яшүсмерләр өчен музейга экскурсия оештырды.
Экскурсиянең максаты булып инвалид балаларны Кукмара районына багышланган экспозицияләр белән таныштыру торды.
Шунысын да әйтергә кирәк, экскурсия алдыннан балалар белән "Ватаным" дип исемләнгән әңгәмә корылды.