Үз эшләрен ачарга теләүче эшсез гражданнарга бизнес-планнар төзергә ярдәм итәчәкләр

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Казанда эшсез гражданнарга үзмәшгульлектә ярдәм итү программасы кысаларында бизнес-план әзерләүдә консультация хезмәте бирү проекты старт алды. Казан федераль университеты һәм Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бердәм эшләүе кече бизнес субъектлары әзерләү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Әлеге чара кысаларында эшсез гражданнарның бизнес-план төзү буенча әзерләү үтәргә мөмкинлеге булачак, шулай ук, бизнес-проект яклау буенча дәресләр һәм тренинглар планлаштырылган.

Билгеләп үтик, бары тик 2016 елда үзмәшгульлектә ярдәм итү программасында катнашучылар арасында 496 татарстанлылар булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International