Узган атнада республика эш бирүчеләре 3322 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 14 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 500 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 165 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 26 781гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3322 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 887 кеше эшсез дип танылган, шуларның 799ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 77 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International