"Наз" үзәге белгечләре мәгърифәтчелек эше алып бара

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова инициативасы буенча "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наталья Закирова һәм Гөлсинә Сәлахова гомуми белем бирү мәктәбе 2б сыйныф укучылары өчен "Коррупциягә каршы" темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Мәктәп укучыларын "коррупция" төшенчәсе белән таныштырдылар, аның барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләделәр.

Дәрес вакытында педагоглар укучыларга сораулар бирде, күнегүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International