"Шәфкать" үзәгендә административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Кичә, 14 мартта, Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кукмара район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Хокук саклау органы хезмәткәре "Балигъ булмаганнарның административ җаваплылылыгы", "Экстремизм һәм терроризмны профилактикалу", темаларына әңгәмә үткәрде.

Моннан тыш, социаль караклыкны профилактикалау максатыннан катнашучыларга караклардан сакалану алымнары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International