Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Без хәтерлибез сезнең исемнәрне" дип исемләнгән чара узды.
Әлеге чараның максаты булып балигъ булмаганнарга Ватанга карата мәхәббәт, халык тарихына хөрмәт тәрбияләү торды.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, дәрес барышында балаларда яшь патриот күнекмәләре формалашты, дискуссия сәләте артты.