Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирә

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Лаеш балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләргә "Теремок" әкиятен күрсәтте.

Курчак геройлары яшәү тирәлеге пычранган очракта ниниди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. Чара балаларга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде.

"Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү – инвалид балаларга социаль адаптация тудыру буенча иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу юнәлеш буенча без экологик чаралар үткәрәбез”, – диде социаль педагог Татьяна Сәгыйтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International