Менделевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән "Сак булыгыз: ОРВИ!" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында бүлек хезмәткәрләре ОРВИны кисәтү чаралары, дәвалау ысуллары турында сөйләде.