Кичә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Татар Талкышы гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте профконсультанты укучыларга хезмәт базарындагы вәзгыять, бүгенге көндә ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде. Аннан соң мәктәп укучылары һөнәр билгеләүгә тест язды.
Һөнәри юнәлеш бирүче дәрес ахырында мәшгульлек хезмәтләре турында видеоролик күрсәтелде.