Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Бәйрәм күңел өчен" проекты гамәлгә ашырылып килә.
Әлеге проектның максаты булып мәдәни, социаль-рухи тернәкләндерү ярдәмендә өлкәннәрнең яшәү сыйфатын арттыру тора.
Проект үз эченә өлкәннәр һәм инвалидларның актив катнашында бәйрәм чаралары үткәрүне кертә.
Бүгенге көндә әлеге проект кысаларында учреждениедә Иске Яңа ел, Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр уздырылды.