"Тылсым" комплекслы үзәгендә танып-белү чарасы узды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Кичә, 13 мартта "Дөнья – югары ия" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Эльмира Гарафутдинова “Ул беренче иде” дип исемләнгән чара үткәрде.

Юрий Гагаринның туган көненә багышланган чара балаларның белем дәрәҗәсен киңәйтү, космоска очкан беренче космонавт белән таныштыруга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International