"РТЮ" ААҖ филиалы Зәй халкына вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк

2017 елның 14 марты, сишәмбе

22 мартта Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “РТЮ” ААҖ филиалы вәкилләре катнашында эш бирүче көне узачак.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга тепловоз машинисты ярдәмчесе һәм локомотив хезмәт күрсәтү буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Уртача хезмәт хакы 30000 сумны тәшкил итәчәк, шулай ук кирәк булганда хезмәт торагы да биреләчәк.

Чара сәгать 10.00да Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. 37б адресы буенча үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International