"Туган як патриоты" программасын тормышка ашыру кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлназ Евлентьева "Минем йорт" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балаларга патриотик тәрбия бирү торды.
Дәрес барышында Ватан, Туган як сагында торган әби-бабайлар турында әңгәмә үткәрелде, балалар төрле биремнәр үтәде һәм уеннарда катнашты.