Берничә ел дәвамында Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре профилактик дәресләр үткәреп килә.
Әлеге чараның максаты һәм бурычы булып балаларга үзләренә карата кадер хисе тәрбияләү, башка кешеләрне аңларга, аларның хәленә керә белергә өйрәтү торды.
Төрле эш формалары, мәсәлән "Капчык-оек" техникасы, активатор-уеннар, арттерапевтик технологияләр куллану балаларга үз-үзеңә бәя бирүне һәм ышанычны арттыра”, – дип билгеләп уза үзәк белгечләре.