Балтач “Наз” үзәгендә хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

«Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова хезмәткәрләр алдында чыгыш ясады. Биредә ул гадәттән тыш хәлләр турында сөйләде.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире Әнисә Хәйруллина “Тәрәзә төбендә витаминнар" һәм "Чын йөрәктән" дигән акцияләре турында игълан итте.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләренең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International